София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәгенең “Яңа музыка” камера оркестры чит илдә гастрольдә булды

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

24-28 ноябрьдә Ханой шәһәрендә (Вьетнам) “Азия-Европа” халыкара яңа музыка фестивале узды.

Безнең оркестр фестивальдә 20нче гасыр авангарды классиклары, хәзерге Россия һәм Вьетнам авторлары, шулай ук татар композиторлары әсәрләреннән торган программа тәкъдим итте.

Фестивальнең күпсанлы тамашачылары тарафыннан Казан оркестры җылы кабул ителде һәм София Гобәйдуллина (Россия-Германия), Илһам Байтиряк (Россия, Татарстан), Ду Хонг Куан (Вьетнам), Леонид Резетдинов (Россия), Алсу Сөнгатуллина (Россия, Татарстан), Арво Пярт (Эстония), Рәшит Кәлимуллин (Россия, Татарстан), Астор Пьяцолла (Аргентина), Владимир Кочесов (Россия) музыкасын зур кызыксыну белән тыңлады.

Оркестр белән бергә фестивальдә  солист Светлана Кашина (флейта) һәм Станислав Малышев (скрипка) чыгыш ясады.

Без оркестрны шундый мөһим вакыйга белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә дөнья илләре буенча зур гастрольләр телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International