Мәскәүдә Фәрит Бикчәнтәевкә Станиславский исемендәге Халыкара премия тапшырдылар

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

19 ноябрьдә, Мәскәүдә 22нче тапкыр Станиславский исемендәге Халыкара премиясен тапшыру тантанасы узды. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия тетрының баш режиссеры Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев бу премиягә "Режиссерлык сәнгатендә ирешкән югары казанышлары өчен" лаек булды. Әлеге премиянең башка лауреатлары: кино һәм театры артисты Джуд Лоу, Мариин  театрының сәнгать җитәкчесе Валерий Гергиев, СССРның халык артистлары Марк Захаров, Лия Ахеджакова һ.б. Әлеге тантана данлыклы театр эшлеклесе Константин Сергеевич Станиславскийның тууына 155 ел тулуга багышланган иде.

Камал театры үзенең тарихында әлеге дәрәҗәле премияне өченче тапкыр ала. Бу премия белән 1979 елда “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле өчен актер Шәүкәт Биктимеров, драматург Туфан Миңнуллин, режиссер Марсель Сәлимҗанов, 1991 елда "Бирнәсез кыз" спектаклендәге Лариса роле өчен Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Алсу Гайнуллина бүләкләнде.

Станиславский исемендәге Халыкара премия 1994 елда шул ук исемдәге фонд ярдәмендә оештырыла һәм ел саен театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән шәхесләргә тапшырыла. Хәзерге вакытта 180нән артык Россия һәм чит ил театр эшлеклесе Станиславский исемендәге Халыкара премия лауреаты исемен йөртә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International