Олы Җәке авылында «Вакыт сулышы» киноэкспозициясен тәкъдим иттеләр

2018 елның 16 ноябре, җомга

Республиканың Яшел Үзән районы Олы Җәке авылында Татарстан Кинематографистлар берлеге катнашында  күчмә кино һәм кинореквизит күргәзмәсе оештырылды. Татарстан кинематографына багышланган экспозиция Татарстан районнары буенча 2016 елдан башлап сәяхәт итә. Проектның максаты – кинематографның 1920 елдан башлап  үсешен күрсәтү һәм тамашачыны кинозалларга җәлеп итү.

Экспонатлар арасында 1970 елда «ЛОМО» заводы җитештергән «Конвас» кинокамерасы аерым урын алып тора. Халыкта аны «трехглазка» дип атыйлар. Мондый исемне ул өч объективы булганга алган. Моннан тыш, күргәзмәдә элеккеге фото һәм кинокамералар, микрофоннар, һәм башка техника бар.

Экспозицияне тәкъдир итү кысаларында «Безнең архивлардан» документаль фильмы, аннары режиссер И. Ягъфәровның татар телендә «Байгал» уен фильмы күрсәтелде. Чарада 185 кеше катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Россия киносы елы кысаларында Татарстан Республикасы Кинематографистлар берлегенең актив әгъзалары О.Г. Суров һәм В.А.Клячкин тарафыннан «Вакыт сулышы» белем бирү проекты башлап җибәрелде. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының финанс ярдәме белән Татарстанның 13 районында яшәүчеләр Татарстан киносы тарихы белән таныша алды. Күчмә кино һәм кинореквизит күргәзмәсе кысаларында күрсәтелгән Татарстан кинематографын үстерү турындагы документаль фильм һәм Татарстанның танылган кинорежиссерлары белән иҗади очрашулар мәктәп яшендәге тамашачыларга бик ошады.

Проект кысаларында мәктәпләргә, район һәм авыл мәдәният йортларына бару даими рәвештә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International