Болгар музей-тыюлыгында “Болгар музей-тыюлыгы - тарихи-мәдәни мирас сагында” исемле IV Төбәк фәнни-гамәли конференциясе узачак

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 23 ноябрендә Болгар музей-тыюлыгында «Болгар музей-тыюлыгы - тарихи-мәдәни мирас сагында» IV төбәк фәнни-гамәли конференциясе узачак. Анда Болгар музей-тыюлыгы, А.Х.Халиков исемендәге Археология институты галимнәре, аспирантлары, фәнни хезмәткәрләре, Көнбатыш Кама аръягы муниципаль музейлары хезмәткәрләре һәм туган якны өйрәнүчеләр катнашачак.

Конференциядә алар үзләренең фәнни тикшеренүләре турында чыгыш ясаячаклар. Әлеге чараны үткәрү бер-берсе белән аралашу, яңа эшләнмәләр белән уртаклашу, фикер алышу һәм киләчәктә файдалы булачак карарлар кабул итү мөмкинлеге бирә. Конференция традицион вакыйгага әйләнде, быел ул дүртенче тапкыр үткәрелә. Конференция нәтиҗәләре буенча чыгышлар тупланып,  җыентык итеп бастырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International