С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында «Балалар дөньясы» исемле яңа белем бирү абонементының беренче концерты була

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

2018 елның 18 ноябрендә 12.00 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында бөтен гаилә өчен исәпләнгән «Балалар дөньясы» исемле яңа абонементның беренче концерты була. Профессиональ артистлар һәм яшь музыкантлар башкаруында П.И.Чайковскийның «Балалар альбомы» яңгыраячак.

“Балалар дөньясы” абонементы “тиздән зур булачак  балалар һәм күптән түгел генә  балалар булган өлкән яшьтәгеләргә” адресланган. Абонемент кысаларында ноябрьдән апрель аена кадәр өч концерт булачак, аларның программасында - төрле чор композиторларының балачак темасына багышланган шедеврлары. Барлык концертларда да сәхнәгә профессиональ музыкантлар һәм коллективлар белән бергә музыка мәктәпләренең талантлы укучылары чыгачак.

Массакүләм мәгълүмат чараларына аккредитация электрон почта аша уздырыла: zhanna2801@yandex.ru (Жанна Мельникова).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International