Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда әдәби-музыкаль кичә узачак

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

2018 елның 15 ноябрендә 18.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее Казан халкын һәм башкала кунакларын «Хәзинә» милли сәнгать галереясенә сәнгать-музыкаль кичәсенә чакыра.

“Хәзинә”  милли сәнгать галереясендә язучы Л. Н. Толстой тууына 190 ел тулуга багышланган сәнгать-белем бирү проекты тәкъдим ителгән. Проект язучының Казанда узган елларына (1841-1847) багышланган  күргәзмәләрдән тора: “Толстойдан башка Толстой турында” һәм “Лев Толстой. Казан хронологиясе”. Тамашачының күз алдында Казанның 1840 еллар тормышы җанлана.

Кичәнең беренче бүлегендә Лев Толстойның тормышы һәм иҗаты турында музейның өлкән фәнни хезмәткәре Роман Гатилов сөйләячәк.

Кичәнең икенче бүлегендә шагыйрь, тәрҗемәче, музыкаль һәм шигъри программалар авторы һәм режиссеры, конферансье, Вертинский җырларын иң оста башкаручыларның берсе Алексей Гомазков чыгыш ясаячак.

Белешмәләр өчен телефон: (843)236-69-31, 567-80-43(58)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International