С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында иң популяр белем бирү проектларының берсе – «Орган патшалыгы әкиятләре» абонементы старт ала

2018 елның 9 ноябре, җомга

11 ноябрь көнне 11.00 һәм 14.00 сәгатьләрдә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында иң популяр белем бирү проектларының берсе - «Орган патшалыгы әкиятләре» абонементы старт ала. Әлеге цикл С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залының визит карточкасына әйләнде. Абонемент программасында - ноябрь аеннан март аена кадәр, ике айга бер тапкыр үткәрелә торган 3 концерт. Программаның беренче концерты– «Сказка о лунной тетради» - И.С.Бахның иҗатына багышлана.

Концертның сюжеты Бах биографиясенең билгеле бер фактына нигезләнгән. Ятим калгач ул өлкән абыйсы - Ордруф шәһәре органчысы Иоганн Кристоф гаиләсендә тәрбияләнә. 10 яшьлек Иоганн Себастьян төннәрен абыйсының  иң заманча көйләре язылган ноталар дәфтәрен ай яктысында күчереп язган. Мондый төнге “дәресләр” ярты ел дәвам итә һәм абыйсының Бах язган ноталарны табып алуы белән тәмамлана. Әмма музыка белгечләре фикеренчә, профессиональ музыка белеме алмаган һәм Германиядән беркайчан да читкә чыкмаган И.С.Бах шул рәвешле чын музыкаль шедеврлар белән танышкан, алдынгы композиторларның техник аспектларын үзләштергән, ә соңыннан үзенә кадәр дөнья музыкасында булган иң отышлы алымнарны файдаланып иҗат итә алган.

11 ноябрьдә И.С.Бах, шулай ук  Г.Бем, Н.Брунс, Л.Клерамбо, А.Вивальди әсәрләре яңгыраячак.

 Рәсми сайт - gbkz-rt.ru,

Белешмәләр өчен телефон: (843) 292-17-17.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International