Казанда, Россиядә беренче буларак, күрмәүче балалар өчен экология темасына әкиятләр презентациясе узачак

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

12 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсендә Брайль шрифтында язылган «Хранимира» экологик фэнтезисының беренче басмасын тәкъдир итү була. Казан – мондый басма тәкъдир ителгән  беренче шәһәр. Ике өлештән торган китапта әкияти персонажлар балаларны табигатьне сакларга өйрәтә.

Әлеге басма - Россиядә рельефлы-нокталы шрифт кулланып язылган беренче фэнтези һәм заманча китапларның берсе. Бу - күрмәүче яшь укучылар өчен зур вакыйга. Өстәвенә, әлеге китаплар Россиянең сукырлар өчен эшләүче барлык махсус мәктәпләренә һәм китапханәләренә бушлай бирелә.

Презентациядә кунакларны әкият геройлары катнашында театральләштерелгән тамаша көтә, Казанның махсуслаштырылган мәктәбе укучылары музыкаль номер күрсәтәчәк. Шулай ук балалар язучысы һәм балалар психологы, «Хранимира» сериясе авторы Елена Журекка  сорауларын бирә алачак.

Проектны оештыручылар массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен уникаль китаплар презентациясенә чакыралар.

2017 елдан бирле чыгарыла торган «Хранимиры» китаплары сериясе турында күбрәк социаль челтәрләрдә (ВК, Инстаграм, FB), «Хранимиры» аккаунтларында белергә була.

Аккредитация өчен телефон: 8903-343-87-46 (Гөлүсә Закирова)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International