13 һәм 14 ноябрьдә Казанда «Денис Мацуев дуслары янында» дигән VI музыка фестивале узачак

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

“Денис Мацуев дуслары янында” музыкаль фестивале - Денис Мацуев белән бергә Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестры тарафыннан уздырыла торган иң зур чараларның берсе. Быел ул 13 һәм 14 ноябрь көннәрендә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында үткәрелә. Фестиваль республикада һәрвакыт уңышлы уза торган дәрәҗәле музыкаль форумнар һәм конкурслар арасында билгеле бер урын алып тора. Ул, һичшиксез, Татарстанның мәдәни брендларының берсе булып санала.

11 һәм 12 ноябрьдә Казанның яшь музыкантларын “Яңа исемнәр” хәйрия фондына сайлап алу үткәрелә.

13 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә стипендиатлар концерты һәм җәйге иҗат мәктәбендә катнашу өчен үткәрелгән сайлап алу туры җиңүчеләренә Фонд президенты Денис Мацуев, Татарстан Дәүләт симфония оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россиянең халык артисты Александр Сладковский тарафыннан сертификатлар тапшыру булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International