Татарстан Республикасы Язучылар берлегендә яңадан Г.Р.Державин һәм А.С.Пушкин шигырьләре яңгырады: Г.Р.Державин исемендәге V шигырь укучылар конкурсы турында

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 2 ноябрендә Татарстан Республикасы Язучылар берлегендә Г.Р.Державин исемендәге V Республика шигырь укучылар конкурсы узды. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән берлектә ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия Державин шигърияте фестивале кысаларында оештырылды. Конкурс Г.Р.Державинның әдәби мирасын популярлаштыруга һәм укучы яшьләр арасында китап уку дәрәҗәсен күтәрү һәм гомумкешелек кыйммәтләрен таратуга юнәлдерелгән.

Конкурста Республиканың мәктәп, урта махсус белем бирү учреждениеләре укучылары һәм югары уку йортлары студентлары катнашты. Быел Татарстан Республикасының Алексеевск, Арча, Чүпрәле, Лаеш һәм Саба районнары, Казан, Арча, Әлмәт шәһәрләре анда иң зур командаларын тәкъдим итте. Г.Р.Державин һәм А.С.Пушкин шигырьләрен иң яхшы уку буенча үз осталыкларын Казан дәүләт мәдәният институты, Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан музыка училищесы, Казан театр училищесы, Әлмәт политехника техникумы һәм Казан Суворов училищесы студентлары күрсәтте.

Конкурс 2 этапта үткәрелә: читтән торып уздырылган этапта катнашучылар Г.Р.Державин яки А.С.Пушкин шигырьләрен укыган видеороликларын җибәрде. Бу турда җиңгән 30 кеше  Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында булган турда көч сынашты.

2018 елгы Конкурс укучы яшьләр арасында кирәкле булуын күрсәтте, биш ел эчендә уңышлы традицияләр белән баеды. Ул Г.Р.Державин һәм А.С.Пушкин кебек бөек рус шагыйрьләренең иҗатын популярлаштыруга ярдәм итә, шулай ук матур әдәбиятка карата кызыксынуны арттыра.

Барлык катнашучыларга да яңа иҗади уңышлар телибез һәм А.С.Пушкинның тууына 220 ел тулу билгеләп үтеләчәк киләсе елда  VI Республика шигырь укучылар конкурсында көтеп калабыз.

(Галимуллина Әлфия Фоат кызы, педагогика фәннәре докторы, Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International