Е.А. Боратынский музее массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен Юлия Җиһаншинаның концерт-экскурсиясенә чакыра

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

26 октябрьдә 14.00 сәгатьтә Е. А. Боратынский музее массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен концерт-экскурсия  проекты белән таныштыру максатыннан пресс-тур үткәрә.

Бүгенге көндә Музей урнашкан Боратынскийларның борынгы утар йортында һәрвакыт музыка тавышы яңгыраган. Гаиләнең музыкаль тарихы Боратынскийларның сәнгати һәм мемуар әсәрләрендә ачык күренә.

Йортның музыкаль тарихын яңартып җибәрү теләге Юлия Җиһаншинаның инновация проектында чагылыш тапкан. Концерт-экскурсия вакытында элек әлеге йортта башкарылган романслар һәм җырлар яңгыраячак. Экскурсияләр уздыруның мондый форматы - Татарстан музейларының мәдәни-мәгариф эшчәнлегендә яңа һәм актуаль юнәлеш.

ММЧ өчен аккредитация + 79377715512 телефоны буенча уздырыла (Руфия Мөхетдинова).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International