Чаллыда конкурс - фестиваль узачак

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

2019 елның 6-9 февралендә Чаллы шәһәрендә “Зәңгәр кош артыннан– Чаллы” Халыкара фестиваль хәрәкәте кысаларында конкурс-фестиваль узачак.

Конкурсны оештыручы – коммерцияле булмаган “Зәңгәр кош артыннан” социаль проектлар оешмасы.

Конкурста катнашу өчен яшьләре 5тән өлкәнрәк булган аерым алып башкаручылар, төрле уку йортлары укучылары, музыка һәм театр югары уку йортлары студентлары, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, шулай ук концерт оешмаларында, театрларда, радио, телевидениедә, кинода эшләүчеләр чакырыла.

Һәр конкурсант түбәндәге номинацияләрдә катнаша ала: театр жанры, вокал, оригиналь жанр, хор, инструменталь жанр, мода театры, нәфис сүз, хореография, фольклор.

Конкурста катнашу шартлары «Зәңгәр кош артыннан " арт-фестиваль сайтында урнаштырылган (http://sinayaptica.ru).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International