Татарстан Республикасы Милли музее укучылар өчен “Ура! Каникуллар!” акциясен үткәрә

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

Көзге каникул көннәрендә кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен Татарстан Милли музеенда, елдагыча, “Ура, каникуллар!” акциясе уздырыла. Укучыларның көн саен кызыклы һәм мавыктыргыч тарих иленә сәяхәт кылырга мөмкинлеге бар.

Әлеге чаралар кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен оештырылган һәм укучыларны Татарстан тарихы, төбәктә яшәүче төрле милләт халкының гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән таныштыралар, үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү максатын күздә тоталар. Һәр чарада укучылар яңа мәгълүмат алачак. Кызыксынучан яшүсмерләрне тарихи вакыйгаларга сәяхәтләр көтә.

29 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр 10.00, 12.00 һәм 14.00 сәгатьләрдә укучылар үзенчәлекле интерактив музей дәресләрендә һәм мастер-классларда катнаша ала.

“Ура! Каникуллар!” акциясе  гомуми белем бирү программасына үзенә күрә  өстәмә булып тора. Иҗади атмосфера һәм уңайлы шартлар балаларга алган белемнәрен ныгытырга, күзаллауларын киңәйтергә ярдәм итә,  белем алырга омтылышларын көчәйтә.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 292-89-84.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International