С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында «Шәмнәр яктысында музыка» циклыннан беренче концерт була

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

21 октябрьдә якшәмбе С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында «Шәмнәр яктысында музыка» циклының беренче концерты була. Татарстан Республикасы Дәүләт кыллы квартеты башкаруында Г.Ф.Гендельнең камера әсәрләре яңгыраячак. Концертта Виталий Харисов (гитара), Кирилл Логинов (вокал), Евгений Коростяков (рояль), Руслан Веригин (гобой), Эдуард Әхмәтов (рояль) һәм башкалар катнашачак. Концерт 15.00 сәгатьтә башлана.

Георг Фридрих Гендель - XVIII гасыр Европа музыка мәдәнияте тарихында зур урын алып торган шәхес, күпсанлы опералар, монументаль ораторийлар, оркестр музыкасын иҗат итүче. Концертта аның танылган әсәрләре яңгыраячак. Программаны И. С. Бах, Р.Шуман, И. Брамсның музыкаль шедеврлары бизәп торачак.

Шәмнәр яктысында музыка» («Музыка при свечах») абонементы кысаларында  2018/19 сезонда түбәндәге кичәләр оештырыла:

21 октябрь, 2018 ел – «Божественный Гендель. Старинные немецкие мастера»

9 декабрь,  2018 ел – «Блистательный Вивальди. Итальянское барокко»

24 февраль,  2019 ел  – «Солнечный Моцарт. Венские классики» 

21 апрел, 2019 ел  – «Великий Чайковский. Золото русской музыки»

Концертлар турында өстәмә мәгълүмат рәсми сайтта бар: gbkz-rt.ru.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International