5 декабрьдән 16 декабрьгә кадәр VI Халыкара «Абязов-фестиваль» узачак

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

Быелгы фестивальнең темасы - классика һәм рок синтезы.

2011 елда сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов тарафыннан оештырылган La Primavera оркестрының музыкаль форумы Казанда ике елга бер тапкыр уздырыла.

Проект сәнгать төрләрен берләштерә: музыка, театр, хореография, рәсем сәнгате, музей, һәм күптөрле жанрлар: классика, джаз, рок, этно, рәсем сәнгате, җыр, ком анимациясе, нәфис сүз.

Алтынчы фестиваль рок юнәлешенә багышланган һәм «РОК классикасы» дип атала. Быелгы афишада Мәскәү һәм Казан музыкантлары катнашында дүрт концерт бар.

Фестиваль көннәрендә Казан рәссамы Татьяна Лярсонның яңа эшләре куелган күргәзмә эшләячәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International