Чүпрәледә «Кинобаттл: Казан – Уфа» проекты старт алды

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

Татарстанның Чүпрәле районында «Кино вакыты» дирекциясенең «Кинобаттл: Казан-Уфа» проекты старт алды. Әлеге чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Башкортстан киностудиясе ярдәмендә оештырылды. 

Чүпрәле районы ике башкаланың кинобаттлын беренче булып кабул итте. Чираттагысы Яшел Үзәндә булачак.  Якын арада Түбән Кама, Питрәч, Лаеш һәм республиканың башка шәһәр, районнарындагы тамашачылар да фильм-конкурсантларны карый алачак.

Белешмә өчен: "Кинобаттл: Казан – Уфа» - ул кыска метражлы кинолар циклы, биредә  ярышлар форматында иҗади очрашулар, скайп-сессияләр, лекцияләр, мастер-класслар оештырыла һәм тамашачылар арасында тавыш бирү үткәрелә.

Уздыру вакыты: 1 октябрь – 27 декабрь.

Проектның максаты - тамашачылар игътибарын җәлеп итү һәм күрше төбәкләрнең кино күрсәтүчеләрен берләштерү, кыска метражлы киноның географиясен киңәйтү, яшьләр киносына карата уңай мөнәсәбәтне ныгыту, тамашачының ихтыяҗларын  һәм прокат трендларын билгеләү.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International