Яшь тамашачы театрында тамашачылар белән эшләүгә багышланган семинар була

2018 елның 12 октябре, җомга

2018 елның 18-20 октябрь көннәрендә Россия дәүләт академия яшьләр театры һәм Казан дәүләт яшь тамашачы театры балалар һәм яшьләр өчен эшләүче театр педагогларын семинарга чакыра. Чара яшь тамашачы театрларына методик ярдәм күрсәтү программасы кысаларында үткәрелә. Семинарның төп темасы – “Театрның мәгариф учреждениеләре белән хезмәттәшлеге”.

Семинарда Пермь яшь тамашачы театры һәм Россия дәүләт академия яшьләр театры педагоглары әзерләгән методик тәкъдимнәр таратылачак.

Семинарда илнең 20гә якын яшь тамашачы театры катнашачак.

ММЧ өчен аккредитация +7-953-497-40-59 (Курченкова Лиана) телефоны буенча үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International