Россиядә даруханә палатасының 400 еллыгына багышланган проект

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее «Музей бакчалары» проектын тормышка ашыра башлый. Аның кысаларында музей биналары янында бакча һәм парклар булдыру күздә тотыла.

2018 елның 13 октябрендә 10.00 сәгатьтә бу проектның беренче акциясе - Булыгиннар гаиләсенең Утар бакчасы урынында яңа бакчага нигез салыну була. Биредә моңа кадәр “Бренингларда кунакта” экспозициясе урнашкан иде. Билгеле булганча, Бренинглар - Казанның күп кенә өлкән кешеләренә, тарихчыларга һәм туган як тарихын өйрәнүчеләргә даруханәчеләр, фотографлар һәм музыкантлар гаиләсе  буларак яхшы таныш.

Россиядә даруханә бакчалары турында беренче мәгълүматлар XI-XIII гасырларга карый, алар илебездә  XVI-XVII гасырларда барлыкка килә башлый.

Бакчага нигез салу тантанасында «Даруханә бакчасы» концепциясе авторларының берсе, ландшафт дизайнеры Наилә Вазыйхова, Бренинглар нәселеннән безнең шәһәрдә яшәүче бердәнбер кеше - Татьяна Арнольд кызы Бренинг, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее хезмәткәрләре, 3нче гимназия укучылары катнаша.

Чара Казан, Карл Маркс ур., 64 йорт адресы буенча узачак.

Өстәмә мәгълүмат түбәндәге телефоннар буенча: 236-80-13, 89172794597.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International