Татар шамаиле галереясендә “Хәтер буяулары” күргәзмәсе ачыла

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 12 октябрендә 14.00 сәгатьтә Татар шамаиле галереясендә «Хәтер буяулары. Архитектор Равил Айдаров аквареле белән агач Казан». Әлеге күргәзмә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы тарафыннан гамәлгә куела торган заманча архитекторлар иҗаты белән таныштыру проекты кысаларында оештырылган.

Равил Айдаров – архитектор, халыкара сәнгать һәм мәдәният академиясе академигы (Мәскәү), Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты профессоры, агач Казанның тарихи күренешенә  багышланган монография авторы.

Архитектор үзенең фәнни кызыксыну объектларына пумала һәм буяу ярдәмендә “җан өрә”. Галереядә тәкъдим ителгән 30лап эштә XIX-XX гасырдагы Казанның агач йортлары сурәтләнгән. Бу биналарның тышкы күренеше аркылы тамашачы татар һәм рус архитектурасының эклектика һәм модерн кебек стиль үзенчәлекләре белән таныша.

Равил Айдаровның “Хәтер буяулары” күргәзмәсе Казанның архитектура байлыгы белән танышырга мөмкинлек бирә.

Белешмәләр өчен телефон: 8(903)342-69-26.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International