Ирада Әюпова Татарстан Республикасының массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашачак

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм социаль интернет челтәрендә эшләүчеләр белән хезмәттәшлек итүнең яңа форматын тәкъдим итә. Ул министрлык һәм бу җәмәгатьчелек белән үзара элемтә урнаштыру, мәдәният тармагындагы вәзгыятькә бәйле халык фикерен һәм гамәлгә куела торган чараларга бәйле  мөнәсәбәтне белеп тору максатыннан эшләнде.

Очрашулар даими рәвештә, рәсми булмаган шартларда: чәй эчү, түгәрәк өстәл форматында, Казанның төрле мәдәни мәйданчыкларында оештырылачак.

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова белән беренче очрашу иртәгә, 11 октябрьдә, 9.00 сәгатьтә «Смена» заманча мәдәният үзәгендә (Б. Шаһиди ур., 7) узачак. Журналистларны кофе эчәргә чакырабыз.

Алдан теркәлү shigabetdinov.pr@gmail.com (Руслан Шигабетдинов) электрон почтасы аша үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International