Казанда аюлар турында фильм күрсәтеләчәк

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

Казанда «Киномакс» челтәре кинотеатрларында 11-17 октябрь көннәрендә кыргый табигать турындагы “Камчатка аюлары. Тормыш башлану” исемле документаль фильм премьерасы була.

Белешмә өчен: "Камчатка аюлары» фильмында ике аю һәм аларның балалары тарихы сүрәтләнә. Фильмның идеясен кыргый  табигатьне фотографиягә төшерү белән шөгыльләнүче  танылган фотограф, Россиянең тыюлык эшләре активисты  Игорь Шпиленок, оператор Дмитрий Шпиленок  тәкъдим иткән. Фильм 7 ай дәвамында Камчатканың кырыс табигый шартларында төшерелгән. Аюлар турындагы картина халыкара дәрәҗәдәге һәм Россиякүләм 35 фестивальдә катнашкан, 17 бүләк алган һәм хәзер бөтен ил буенча киң экраннарда күрсәтеләчәк.

           

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International