X «Һөнәр» фестивален уздыру вакыты билгеләнде

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

"Һөнәр” Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале Казанда 2018 елның 2-9 декабрендә узачак. Фестивальнең географиясе киң, ул Бохара, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Ижевск, Чаллы, Әлмәт, Буа һәм Казан театрларын һәм режиссерларын колачлый.

Фестиваль яшь режиссерларга үз-үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Фестивальдә катнашу өчен яшьләре 35тән артмаган яисә һөнәрдәге дебюттан соң 5 ел үтмәгән режиссерлар куйган спектакльләр катнаша. Тамашачылар премьералары соңгы ике театр сезоны дәвамында булган спектакльләрне күрә алачак.

«Һөнәр» фестивале афишасында татар һәм рус телләрендә куелган 17 спектакль бар. "Һөнәр” спектакльләре Казанның 6 театр мәйданчыгында күрсәтеләчәк: Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры, «Угол» иҗади лабораториясе һәм элеккеге Үзәк ЗАГС бинасы сәхнәләрендә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International