М.Җәлил исемендәге театрның опера труппасы Европа буйлап сәяхәткә китә

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

9 октябрьдә М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия театрындагы опера труппасының Роттердамда гастрольләре башлана. Чит ил тамашачысына Джакомо Пуччининың Кристофер Гроссер куелышындагы «Тоска» спектакле тәкъдим ителәчәк. Алга таба спектакль Нидерланд Корольлегенең төрле шәһәрләрендә күрсәтеләчәк: Эйндховен, Гауда, Амстердам, Заандам, Апельдорн һ.б. Турне ноябрь башында төгәлләнәчәк.

Спектакльләрдә төп партияләрне Зоя Церерина, Оксана Крамарева (Тоска), Әхмәт Агади, Николай Ерохин (Каварадосси), Станислав Трифонов, Александр Краснов (Скарпиа), Юрий Ившин, Айдар Нургаян, Олег Мачин һәм башкалар башкара. Спектакльләрдә М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия театрының хор һәм оркестр артистлары катнаша. Дирижерлар-Ренат Салаватов һәм Алла Москаленко.

Опера һәм балет театры мондый зур чит ил гастрольләрен 1993 елдан бирле ел саен үткәрә. Коллектив маршруты Голландия, Франция, Швейцария, Австрия, Германия, Бельгия, Дания һәм башка илләрнең шәһәрләре буенча уза.

2018/2019 еллар сезонына өч гастроль туры планлаштырылган. Опера труппасының Европага чираттагы сәфәре 2019 елның март-апрель айларында булачак – чит ил тамашачылары Дж. Россининың “Севильский цирюльник” һәм П. Чайковскийның “Евгений Онегин” спектакльләрен күрә алачак. Балет труппасының «Лебединое озеро», «Щелкунчик», «Спящая красавица», «Тщетная предосторожность» кебек классик мирас спектакльләре белән гастрольләре ноябрь-декабрь айларында Франциядә, Германиядә, Австриядә, Швейцариядә, 2018 елның декабрь - 2019 елның гыйнвар айларында Голландиядә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International