«Мир» кинотеатрында музыка турындагы халыкара документаль кино фествале узачак

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

10-14 октябрь көннәрендә “ Мир” кинотеатрында музыка һәм заманча мәдәният турындагы Beat Weekend документаль кино фестивале узачак. Быелгы программага Мәскәү Beat Film Festival 2018нең алты төп хиты кергән, аларның геройлары - рәссам Жан-Мишель Баския, Британия җырчысы M.I.A, Depeche Mode төркеме, Нью-Йорк шәһәреннән скейтбордист кызлар, Инстаграм-блогерлар һәм Nas тан алып Pusha T. га кадәр хип-хоп йолдызлары.

Төп программадан тыш, Beat Weekend кысаларында фильмнар темасы белән аваздаш дискуссияләр, кичәләр  үткәреләчәк.

Beat Weekend фестиваленең генераль партнеры - Тинькофф Банк. Фестивальне оештыручылар - «ТатарКино» мәдәният учреждениесе һәм “Смена” ЦСК.

Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен аккредитация уздыру:

«Мир» кинотеатрында фильмнарны карау буенча +7 937 298 12 20 номерына шалтыратырга кирәк (Регина Шиһабетдинова);

Лекцияләрдә катнашу , фестиваль турында гомуми сораулар белән +7 917 229 96 28 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин (Игорь Шемякин).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International