ТР мәдәният министрлыгы белгече: Татарстан Милли китапханәсендә ел саен 1,5 мең документны цифрлаштыралар

2018 елның 5 октябре, җомга

Цифрлаштырылган  китапхәнәгә теләсә кайсы гаджеттан кереп була.

Татарстанның Милли китапханәсендә ел саен 1,5 меңгә якын документны цифрлаштыралар. Бу турыда «Татар-информ» агенлыгы хәбәрчесенә интервьюда Татарстан Мәдәният министрлыгы эксперты, Казан дәүләт мәдәният институты ректорының укыту эшләре буенча урынбасары Роза Әхмәдиева белдерде.

«Без кәгазь басмаларның һәрвакытта да сакланмавын яхшы беләбез, ә электрон рәвештәгеләре әле күп буынга сакланып калачак. Төп бурычларның берсе - тупланган тәҗрибәне киләчәк өчен тапшыру, дип саныйм. Икенче бурыч – әгәр элек укучыга китапханәгә барып язылырга кирәк булса, хәзер аның шәхси кабинеты булачак, ул электрон рәвештә языла ала», – дип билгеләп үтте ул.

Әхмәдиева фикеренчә, республика документларны һәм китапларны цифрлаштыру буенча Россия төбәкләре арасында лидерлар рәтенә керә.

«Бездә кадрлар әзерләү дә, яңадан укыту да югары дәрәҗәдә башкарыла. Китапханә эше яхшы оештырылган. Россиядә без алдынгы урыннарда саналабыз», - диде агентлык кунагы. Шуңа да карамастан, Татарстанга китаплар һәм документларны цифрлы форматка күчерү буенча зур эш башкарасы бар әле.

Динара Прокопьева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International