Татар дәүләт филармониясе скверында күренекле татар җырчысы, Татарстан Республикасының халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева исеменнән агач утыртылачак

2018 елның 5 октябре, җомга

8 октябрьдә сәгать 10да Татар дәүләт филармониясе скверында легендар татар җырчысы, Татарстан Республикасының халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева исеменнән агач утыртылачак.

Исемле агачлар утырту традициясенә 2015 елның 30 октябрендә танылган иҗатчыларның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан нигез салынды. Хәзерге вакытта скверда Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Эмиль Җәләлетдинов, Флера Сөләйманова, Фәрит Хатыйпов, Рабига Сибгатуллина, Рамил Курамшин, Булат Балтанов тарафыннан һәм Габдулла Тукай, Натан Рахлин, Җәүдәт Фәйзи, Фоат Мансуров, Айрат Арсланов, Александр Ключарев исеменнән утыртылган чыршылар үсә.

Чарада Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, татар филармониясе коллективы, “Илһамият” сәхнә ветераннары клубы әгъзалары катнашачак.

Сезне әлеге чарада катнашырга  чакырабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International