Тәтеш төбәге тарихы музеенда “Татарстан музейлары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре” темасына Республикакүләм фәнни-гамәли семинар үткәреләчәк

2018 елның 5 октябре, җомга

2018 елның 11 октябрендә Тәтеш төбәге тарихы музее базасында “Татарстан музейлары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре” темасына фәнни-гамәли семинар узачак. Аны оештыручылар - Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы хакимияте, Татарстан Республикасы Милли музее, Тәтеш төбәге тарихы музее, чара  Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге һәм Татарстан музейлары Ассоциациясе ярдәме белән үткәрелә.

Бүгенге көндә Республикада 160 дәүләт һәм муниципаль музей, 230 дан артык ведомстволарга караган, берничә дистә шәхси музей эшли. Аларның барысына да республика семинарлары тәҗрибә алмашу, уртак проектлар эшләү һәм гамәлгә ашыру өчен мөһим мәйданчык булып тора.

Семинарда туристлык өлкәсендә уңышлы эшләгән Казан, Алабуга, Болгар, Зөя кебек музейлар тәҗрибәләре тәкъдим ителәчәк. Тәтеш төбәге тарихы музее үзенең мөмкинлекләре белән таныштырачак.

Музей һәм туристлык индустриясе вәкилләре мәктәп, вакыйга һәм сәнәгать туристлыгын үстерү турында фикер алышачак.

Семинар кысаларында Татарстан музейлары Ассоциациясе әгъзаларының уртак җыелышы да була.

Милли музейның матбугат хезмәте телефоны: +7 (843) 292-32-18

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International