Качалов театр фестивале Санкт-Петербургтан Ленсовет исемендәге театрның Юрий Бутусов куелышындагы «Шәһәр. Өйләнү. Гоголь» спектакле белән ачыла

2018 елның 5 октябре, җомга

9 октябрьдә Казанда Качалов театр фестивале Ленсовет исемендәге Санкт-Петербург театрының Юрий Бутусов куелышындагы «Шәһәр. Өйләнү. Гоголь» спектакле белән ачыла. Россиянең иң зур милли төбәкләреннән берсе булган Татарстан башкаласында беренче тапкыр рус драма сәнгате фестивале узачак.

Фестивальне үткәрү инициативасын Россиянең иң өлкән театрларының берсе - В. И. Качалов исемендәге  Казан академия рус Зур драма театры тәкъдим иткән, аны Татарстан Республикасы Хөкүмәте хуплаган.

Әлеге рус драма сәнгате фестивален уздыру идеясе моннан 20 ел элек - Россиянең иң өлкән театрларының берсенә иҗат җитәкчесе буларак Александр Славутский килгән вакыттан бирле - туган иде. Ләкин театрның тарихи бинасында зур төзекләндерү эшләреннән соң гына, фестивальне лаеклы дәрәҗәдә уздыру мөмкинлеге туды.

Фестивальдә катнашучылар - илебезнең әйдәп баручы театрлары, алар рус классик әдәбияты әсәрләре буенча куелган спектакльләрен тәкъдим итә.

Спектакльләр В. И. Качалов исемендәге  Казан академия рус Зур драма театрының Төп һәм Кече сәхнәләрендә уйналачак. Фестиваль кысаларында офф-программа да тәкъдим ителә, ул үз эченә осталык дәресләре, иҗади очрашулар, түгәрәк өстәл утырышларын алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International