«КРОК» ХХV Халыкара анимация фильмнары фестивале Казанга килә

5 октябрь 2018 ел., җомга

«КРОК» халыкара анимация фильмнары фестивале, гадәттәгечә, теплоходта уза. Быел ул Мәскәү — Углич - Мышкин — Ярославль — Түбән Новгород — Казан — Чебоксар — Түбән Новгород маршруты буенча йөзә һәм сәяхәтен 6 октябрьдә Казанда төгәлләячәк. Фестивальнең оештыру комитеты әгъзасы Чулпан Хаматова ярдәме белән «Крок» дирекциясе быел маршрутны махсус Казанга килүне исәпкә алып төзегән.

Фестиваль теплоходы тукталган һәр шәһәрдә махсус чаралар уздырыла. Күренекле режиссерлар, рәссамнар һәм танылган артистлар тамашачылар белән очрашачак, балалар һәм өлкәннәр алдында мастер-класслар, концертлар оештырачак, һөнәрләре турында сөйләячәк, яңа һәм элек төшерелгән яраткан мультфильмнар күрсәтәчәк.

Дәрәҗәле фестиваль бөтен планетадан иң яхшы мультфильмнарны җыйган. Быел конкурс программасына 42 илдән 130 фильм кертелгән.

Россия исеменнән конкурста өч дистәдән артык яшь һәм тәҗрибәле режиссерлар катнаша: Иван Максимов, Роман Соколов, Наталья Мирзоян, Антон Дьяков, Алексей Туркус, Мария Конева, Светлана Филиппова, Нина Бисярина һәм башкалар. Фестиваль тамашачысы соңгы ике елда халыкара анимация фильмнары чаралары кысаларында күрсәтелгән һәм яңа төшерелгән мультфильмнарны да карый алачак.

Конкурста җиңүчеләр исемнәре 6 октябрьдә 16.00 сәгатьтә “КРОК” фестивален ябу чарасында игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования