Чаллының «КАМАЗ» мәдәният сараенда “Наше время-Безнең заман” VI ачык телевизион фестиваленең беренче сайлап алу туры үткәрелә 2018 ел, 4 октябрь, пәнҗешәмбе

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

5 һәм 6 октябрь көннәрендә Чаллы шәһәренең "КАМАЗ" мәдәният сараенда эшче яшьләр иҗатының «Наше время - Безнең заман» VI ачык республика телевизион фестиваленең беренче сайлап алу туры узачак. Зона ярышларында Татарстан Республикасының 10 муниципаль районыннан - Актаныш, Әгерҗе, Минзәлә, Мөслим, Тукай, Алабуга, Менделеевск, Мамадыш, Кукмарадан һәм Чаллы шәһәреннән 40 оешма һәм предприятие катнашачак.

Катнашучылар «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше», «Танылу минуты» номинацияләрендә үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтәчәкләр. Исегезгә төшерәбез, командалар составына 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге предприятие хезмәткәрләре сайлана, аларның  һөнәри эшчәнлекләре  конкурс программасы белән бөтенләй дә бәйләнмәгән.

Зона этабының Гала-концерты 6 октябрьдә 17.00 сәгатьтә «КАМАЗ " Мәдәният сараенда узачак. Җиңүчеләргә бүләкләр һәм дипломнардан тыш, фестиваль финалына юлламалар биреләчәк.

Тамашачылар өчен зона этапларының гала-концертларына керү ирекле.

Белешмә өчен

VI фестивальнең зона этаплары 2018 елның 5 октябреннән 3 ноябренә кадәр Чаллы, Зәй, Казан, Түбән Кама, шәһәрләрдә узачак.

Финал 2018 елның 13-14 ноябрендә Казанда була. Гала-концерт 2018 елның 16 ноябрендә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында үтәчәк.

Фестивальнең рәсми сайты - http://bzzm.ru/

Руслан Шиһабетдинов +7 927 2400017, shigabetdinov.rk@gmail.com.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International