Татарстанның Табигать тарихы музеенда Акыллы якшәмбе

4 октябрь 2018 ел., пәнҗешәмбе

2018 елның 7 һәм 14 октябрь көннәрендә 13.00 сәгатьтә Татарстанның Табигать тарихы музеенда фәнни әкият оештырыла. Бирегә килгәннәр химия дөньясы буйлап сәяхәт итә, үзен чын галим итеп тоя ала. Кызыксынучыларның сорауларына химия фәннәре кандидаты Аркадий Курамшин җавап бирәчәк.

Аркадий Курамшин - химия фәннәре кандидаты, КФУ доценты, Бим-радиода һәм Татарстан ДТРК фәнни-популяр сәхифәне алып баручы, "Жизнь замечательных веществ"китабы авторы.

Элемтә өчен телефон: «Естественно, наука» лабораториясенең PR-manager Елена Вахрушева +7 (908)3-40-15-18.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования