Дәүләт Советында "Китапханә фондлары: проблемалар һәм чишелешләр" исемле ХI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы булды

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

Бүген Дәүләт Советында "Китапханә фондлары: проблемалар һәм чишелешләр" исемле ХI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы булды. Чарага җыелган төрле төбәкләр һәм ерак чит илләр вәкилләрен депутатлар исеменнән Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова сәламләде. Китапханәләр фондларын булдыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышуга багышланган конференция 5 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Кунакларны сәламләп, Римма Ратникова халыкның социаль хәтерен саклаучы, шулай ук мәдәниятара коммуникацияләр функциясен башкаручы дәүләт институты буларак китапханәнең әһәмияте артырга тиеш, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, узган гасыр ахырында гражданнарның укырга теләген бетерү буенча эш алып барылган, мондый вәзгыятьтә  китапханәчеләрнең беренчел максаты – китапка кызыксынуны үстерү - аеруча актуаль.

Римма Ратникова республикабыз китапханәләре фондларында XIV гасырдан башлап 23 миллионнан артык китап саклануы һәм аларның Татарстанның милли горурлыгы булуы турында сөйләде. "Бүгенге китапханәләр фонды мәдәниятебезнең  киләчәктә торышын билгеләячәк", - дигән фикерен җиткерде парламентның вице-спикеры.  

Мәдәният министры Ирада Әюпова хәзерге вакытта барлык китапханәләрнең  Интернетка тоташуы хакында сөйләде. “2010 елдан башлап, барлык электрон чыганакларны бер каталог итәргә кирәк дип уйладык. 2017 елның гыйнварыннан республикада бердәм китап укучы билеты проекты эшләнде. 2018 ел башында 1285 китапханә әлеге билетлар буенча хезмәт күрсәтә башлады. Бу күпме кешенең чынлап та китап укуын һәм нәрсә укуын билгеләргә мөмкинлек бирә”, - диде министр.

Ирада Әюпова китапханә системасы өчен кадрлар әзерләү критерийларын яңадан карау, шулай ук яшь белгечләрне әлеге өлкәгә тарту кирәклеген әйтте.

"Китапханә фондлары: проблемалар һәм чишелешләр" исемле ХI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә  Россиянең 17 төбәгеннән һәм якын чит илләрдән 200дән артык вәкил катнаша.

Татарстан Республикасы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International