С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы яңа 2018-2019нчы сезонын ача

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

С. Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концерт залы - Татарстан башкаласының төп концерт сәхнәсе, Казанның музыка тормышы кайнаган үзәкләрнең берсе. Зал 1996 елда төзелгән, 2000 елдан алып татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшев исемен йөртә. Концерт комплексында 700 урынга исәпләнгән зур зал, 70 урынлы камера залы бар.

Зал ТР Дәүләт камера хоры һәм ТР Дәүләт кыллы квартеты коллективлары өчен төп концерт һәм репетиция мәйданчыгы булып тора. ДЗКЗның даими резидентлары - ТР Дәүләт симфония оркестры һәм Казанның «La Primavera» камера оркестры; залда Казан консерваториясенең орган, симфония, вокал, фортепиано музыкасы концертлары уза. Дәүләт Зур концертлар залы эшенең аерым бер юнәлеше – төрле яшьтәге балалар өчен белем бирү программалары (якшәмбе абонементлары).

2018/2019 сезонында Дәүләт Зур концерт залы.С. Сәйдәшев тамашачыларны түбәндәге абонемент программаларына чакыра:

 «МУЗЫКА ПРИ СВЕЧАХ» – Кыллы квартет башкаруында камера музыкасы;

 «ХОРОВОЙ КРОССОВЕР» – Дәүләт камера хорының концертлар циклы;

 «СКАЗКИ ОРГАННОГО КОРОЛЕВСТВА» - гаилә өчен орган музыкасы;

 «ДЕТСКИЙ МИР»;

 «ПЕСОЧНЫЕ ИСТОРИИ» - ком анимациясе белән музыкаль әкиятләр;

ДЗКЗның  рәсми сайты – gbkz-rt.ru.

Жанна Мельникова, 89274128275, zhanna2801@yandex.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International