«Әкият» курчак театры сәхнәсендә «Принцесса Крапинка» исемле премьера

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

19-20 октябрь көннәрендә «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында А.Шмидт әкияте мотивлары буенча Э. Гыйлемханов инсценировкасындагы «Принцесса Крапинка» премьерасы була.

Курчак сәхнәсендә бу тылсымлы тарихны Татарстан Республикасының халык артисты Эльвира Гыйлемханова башкара. Нәфис бизәлеш өстендә Екатерина Спиридонова эшләде, спектакльгә музыканы Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин язды.

Спектакль, һичшиксез, сезне гадәти булмаган сценография белән шаккатырачак. Декорацияләр, искиткеч курчаклар, кызыклы сюжетлар, матур музыкаль бизәлеш — болар барысы да спектакльне зур уңышка китерәчәк. Балалар өчен әлеге курчак әкияте могҗиза, кызыклы һәм истә калырлык маҗаралар белән очрашу. Спектакль 3 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен исәпләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International