Красновидово авылындагы А.М. Горький музеенда алмагачлар аллеясы утыртылачак

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

3 октябрьдә 10.00 сәгатьтә Кама Тамагы районының Красновидово авылындагы М. Горький музее бакчасында, язучының тууына 150 ел тулу уңаеннан, «Горький алмагач аллеясына» нигез салу тантанасы узачак. А. М. Горький музеенда алмагач бакчасы булдыру «2014-2020 елларда Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасына кергән.

1979 елда Красновидово авылында А. М. Горький музее – Татарстан Республикасы Милли музее филиалы оештырыла. Музей кирпеч йортта урнашкан, анда торак бүлмәсе һәм дусты М. А. Ромасьның сәүдә лавкасы торгызылган.

Агачлар  утырту максаты - алмагач бакчасын торгызу. Красновидово – Идел ярында урнашкан авыл. Элек ул Иделнең югары ярындагы алма бакчалары белән дан тоткан, җирле халык алма белән сәүдә иткән, авылны шундый матур күренешләре өчен Красновидово дип атаганнар. 19 август көнне А. М. Горький музее янында Алма Спасын  бәйрәм итү традициягә керде. Соңгы өч елда ул республика күләмендәге чарага әверелгән.

Тантаналы ачылыш 10.00 сәгатькә билгеләнгән, анда Кама Тамагы районы, ТР Милли музее һәм Красновидово авыл җирлеге җитәкчелеге катнашачак. Алмагач утырту 10.30 сәгатьтә  башлана.

ТР Милли музее матбугат хезмәте телефоны: +7 (843) 292-32-18

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International