«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концерт залының яңа сезоны ачылышына багышланган матбугат конференциясе

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

3 октябрь 11.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концерт залының яңа сезоны ачылышына багышланган матбугат конференциясе була. Анда 2018-2019 елларга эш һәм иҗади планнар турында сөйләшү булачак.

Катнашалар:

- Лабзина Лада Владимировна, Татарстан Республикасы Дәүләт зур концертлар залы директорының концерт эше буенча урынбасары, Татарстанның атказанган артисты;

- Таминдарова Миләүшә Әмир кызы, Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

- Монасыпов Шамил Хәмит улы, ТР Дәүләт кыллы квартетының сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган артисты.

Матбугат конференциясенә аккредитация pr@tatar-inform.ru электрон почтасы буенча үткәрелә.

С. Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концерт залы - Татарстан башкаласының төп концерт сәхнәсе, Казанның музыка тормышы кайнаган үзәкләрнең берсе. Зал 1996 елда төзелгән, 2000 елдан алып татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшев исемен йөртә. Концерт комплексында 700 урынга исәпләнгән зур зал, 70 урынлы камера залы бар.

Зал ТР Дәүләт камера хоры һәм ТР Дәүләт кыллы квартеты коллективлары өчен төп концерт һәм репетиция мәйданчыгы булып тора. ДЗКЗның даими резидентлары - ТР Дәүләт симфония оркестры һәм Казанның «La Primavera» камера оркестры; залда Казан консерваториясенең орган, симфония, вокал, фортепиано музыкасы концертлары уза. Дәүләт зур концертлар залы эшенең аерым бер юнәлеше – төрле яшьтәге балалар өчен белем бирү программалары (якшәмбе абонементлары).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International