Тантаналы чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Үзбәкстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Өмидҗан Куконбаев катнашты.
Театр фойесында «Заманча Үзбәкстан» фотокүргәзмәсе оештырылган иде.
Ирада Әюпова үз чыгышында: «Күптән түгел Мәскәүдә Үзбәкстан көннәре узды, ә бүген без кунакларны Казанда кабул итәбез. Бу безнең тугандаш халыкларның үсеше, ныгуы һәм дуслыгы эгидасы астында уза торган беренче генә чара түгел, — дип мөрәҗәгать итте. “Мәдәни элемтәләрнең үсеш алуына без бик шат. Әле күптән түгел генә Үзбәкстанда, Ташкентта Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры — безнең иң яхшы милли театрыбыз гастрольләре узды. Минем Үзбәкстан Республикасы мәдәният министры Бәхтияр Сәйфуллаевка театрның гастрольләрен оештыруда ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Күп юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итәбез, әмма безнең уртак бурыч бар - мультимәдәният дөньясында милли йөзебезне саклап калу”, - диде министр.
Бәйрәм кичәсендә танылган солистлар, шулай ук А. Навои исемендәге Үзбәк дәүләт академия зур театры артистлары һәм «Тумор» бию ансамбле катнашты. Аларның чыгышлары матур видеоряд белән үрелеп барды - кичәгә килгән кунаклар Үзбәкстан Республикасының матур табигате күренешләре һәм мәдәни үзенчәлекләре белән хозурлана алды.