«Арктика open " II Халыкара кинофестивале кысаларында питчингка гаризалар кабул итү игълан ителде

2018 елның 29 сентябре, шимбә

6 - 9 декабрьдә Архангельск шәһәрендә Арктика илләре кино проектларының питчингы була. Анда катнашу өчен режиссерлар, сценаристлар, продюсерлар чакырыла, яшь буенча чикләүләр юк. Жюри игътибарына “Документаль кино” номинациясендә эшләр кабул ителә. Питчингның өстенлекле темалары – “Арктика якынрак булсын өчен” һәм “Рус язучысы Федор Абрамовның 100-еллыгына багышлап”. Катнашу өчен онлайн – анкетаны 10 ноябрьгә кадәр тутырып җибәрергә кирәк.

Белешмә өчен: Арктика илләренең “Arctic open” II халыкара кинофестиваленең бурычы - Арктика бассейны илләре кинематографистларын берләштерү, тамашачыларны сигез Арктика иле кинематографистларының эшләре белән таныштыру.

Россиянең төньяк Европа өлешендә урнашкан борынгы Архангельск шәһәрендә Арктика кинофорумын үткәрү Төньякта бердәм мәдәни киңлек формалашуга яңа этәргеч бирәчәк, Арктиканың мәдәни һәм мәгариф башкаласы буларак Архангельск шәһәренең статусын ныгытачак.

Конкурс программасында Арктика илләре һәм Төньякта яшәүче җирле кече халыкларның хәзерге заман кинематографы үрнәкләре күрсәтеләчәк. Фестиваль кысаларында белем бирү, эшлекле, мәдәни программалар, питчинг, медиа-летучка, киноклублар җитәкчеләре өчен семинар, конкурстан тыш фильмнарны күрсәтү оештырылачак, Россия һәм чит ил кинематографларының танылган эшлеклеләре катнашында иҗади остаханәләр узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International