Татарстанның «Тернистый путь» фильмы бөтенроссия кинофестиваленең конкурс программасына керде

2018 елның 29 сентябре, шимбә

«Тернистый путь» фильмы «Человек, познающий мир» исемле бөтенроссия кинофестиваленең конкурс программасына керде. Россия Федерациясе халыкларының милләтара бердәмлеген ныгытуга багышлап уздырыла торган чара  6-10 ноябрь көннәрендә Кырым республикасының Симферополь, Евпатория, Ялта шәһәрләрендә узачак. Фестиваль Халыклар бердәмлеге көненә багышланган.

Фильм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасының халык язучысы Рабит Батулланың сценарие буенча төшерелә һәм дипломлы беренче татар режиссеры, Татар дәүләт драма театры режиссеры (1934-1937 еллар) Гомәр Гыймран улы Исмәгыйловның тууына 110 ел тулуга багышлана. Проект өстендә шулай ук режиссер һәм продюсер Л. Славин, режиссер ассистенты И. Хафизов, оператор Х. Миндубаев эшләде. Фильм күпсанлы документаль чыганакларга нигезләнеп төшерелгән. Г. Исмәгыйловның биографиясе тарихчылар, иҗат эшлеклеләре белән әңгәмәләр, революциядән соң, сугыш һәм сугыштан соңгы еллар вакыйгалары аша бәян ителә. Россия кино тәнкыйтьчеләре фикеренчә (Е. Демидов, Н.Самойлов), сценарий югары дәрәҗәдә язылган, анда татар һәм кырым-татар халыклары темасы ачылган. Бүгенге көнгә кадәр «Татаркино» Татарстан дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе фондында Г.Исмәгыйлев турында фильмнар булмаган.

Кырым-татар җәмәгатьчелеге, тарихчылар һәм архив хезмәткәрләре өчен фильм башка мәйданчыкларда 6-10 ноябрьдә махсус күрсәтеләчәк. Декабрь аенда - «Ленфильм» киностудиясендә.

Герое Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев булган «Вера» документаль фильмы «Человек, познающий мир» 10нчы Бөтенроссия кинофестиваленең конкурстан тыш программасына кергән. «Вера» документаль фильмы – ул һәр кешегә яшәргә һәм алга барырга ярдәм итә торган яшерен һәм тирәнтен хисләр турында. Фильмның геройлары - илебез тормышының төрле өлкәләренә зур өлеш кертә торган кешеләр. Кинода, Минтимер Шәймиевтән тыш, Россия Герое, Әфганстан сугышында катнашкан Ильяс Дауди, профессор, врач-трансплантолог (200гә якын йөрәк күчереп утырткан) Ринат Сәетгәрәев һ.б. катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International