Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында крестьян киемнәре куелган күргәзмә эшли башлый

2018 елның 29 сентябре, шимбә

3 октябрьдә 17.00 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында «Куликово поле» дәүләт музей-тыюлыгы тупланмасыннан «Платье красно за реку видно» дигән күргәзмә ачыла. Экспозициядә XIX гасыр ахырында – XX гасырның беренче яртысында Тула крае, югары һәм урта Дон бассейны төбәкләре территориясендәге крестьян мохитендә кулланылышта булган киемнәр тәкъдим ителәчәк.

Кием традицион рәвештә көндәлек, йола һәм бәйрәм төрләренә бүленгән. Хатын-кызлар костюмнары башка билгеләр буенча да аерылып торган: социаль кием (бай, хәлле яки ярлы гаилә), вакытлыча яки сезонлы (кышкы, җәйге кием). Шулай ук өске, эчке кием һәм өйдә киеп йөри торган кием-салымга  бүлеп карарга мөмкин. Ләкин иң күзгә ташланган үзенчәлек яшькә бәйле: яшь кызлар, хатын-кызлар һәм әбиләр киемнәре бөтенләй дә бер-берсенә охшамаган. Тукыма сайланышы, тегелеш, бизәлеш, костюмның конструктив үзенчәлекләре һәм җирле гореф-гадәтләр белән бәйле башка төрле аерымлыклар күзәтелә.

Күргәзмәдә Тула крае, Рязань, Калуга, Липецк, Курск һәм Белгород өлкәләрендәге хатын-кызлар киемнәренең төрле вариантларын күрергә, туку һәм буяу технологияләре белән танышырга, киемнәрне  үтүкләү һәм сандыкта саклау серләрен өйрәнергә була.

Күргәзмә 2018 елның 8 ноябренә кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International