Алабугада XVI Цветаева учагы үткәрелә

2018 елның 28 сентябре, җомга

Күренекле шагыйрьнең  иҗатын сөючеләр һәм шигърияткә битараф булмаган һәркемне  Цветаева учагына чакырабыз!

6 октябрь көнне 12.00 сәгатьтә М.И. Цветаеваның әдәби музеенда XVI Цветаева учагы оештырыла. Биредә яраткан шагыйрьгә багышланган әсәрләр,  заманча авторлар шигырьләре,  гитарага җырлар башкарылачак.

Программада Марина Цветаевага багышланган шигырьләрне укучылар арасында үткәрелгән шигъри конкурста җиңүчеләрне бүләкләү чарасы да була.

Иҗади очрашу азагында Цветаева гаиләсе рецепты буенча пешерелгән алма бәлеше белән чәй эчү оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International