Татарстан Республикасы Милли музеенда “Замандаш” клубы утырышы була

2018 елның 28 сентябре, җомга

2018 елның 11 октябрендә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Замандаш» клубының комсомолга 100 ел тулуга багышланган утырышы узачак.

 Анда 1960-1970 еллар комсомоллары катнаша, алар үз хатирәләре белән уртаклашачак, истәлекле вакыйгалар турында  сөйләячәк. Чара кысаларында «Из истории Казанской городской комсомольской организации 1960-х годов» исемле китап тәкъдир ителә.

Әлеге очрашу комсомол ветераннарына яшьлек елларын искә төшерергә, яшьләргә ул чор турында күбрәк белергә мөмкинлек бирәчәк.

Милли музей телефоны:  +7(843) 292-32-18.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International