Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры “Гүзәлем Әсәл” спектакле белән гастрольләрдән кайтты

2018 елның 28 сентябре, җомга

20-24 сентябрь көннәрендә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры коллективы гастрольләр белән Кыргызстанның Бишкәк шәһәренә барып кайтты. Сәфәр Ч. Айтматовның 90 еллыгын билгеләп үтү кысаларында оештырылды.

Бишкәктә булганда Әтнә театры коллективына Кыргызстан халыклары ассамблеясенең «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге" республика иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе Гөлсинә Улмаскулова ярдәм күрсәтте.

Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган “Гүзәл Әсәл” спектакле Т.Абдумомунов исемендәге Кыргызстан дәүләт драма театрында ике көндә дә тулы аншлаг белән узды. Тамашачылар арасында татар конгрессының башка вәкилләре белән бергә Гөлсинә Улмаскулова, Кыргызстан яшьләр форумы вәкилләре, язучы Роза Торекул кызы һәм быел Татарстан Республикасына кыргыз делегациясе составында килеп киткән Чыңгыз Айтматовның улы Аскар Айтматов та бар иде. Спектакль Кыргызстанның барлык шәһәрләрендә телевидение буенча турыдан-туры эфирда трансляцияләнде.

Спектакльләр тәмамланганнан соң, Әтнә театры коллективы өчен Иссык күлгә һәм Тянь-Шань тавы янына экскурсияләр оештырылды. Кыргызстанның татар конгрессы һәм Әтнә театры җитәкчеләре арасында булган фикер алышудан соң, алга таба хезмәттәшлек итү планнары билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International