«Сөембикә» операсы премьерасы турында Рөстәм Миңнеханов: «Бу вакыйга тарихка кереп калачак»

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

26 сентябрь көнне Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Резеда Әхиярованың «Сөембикә» операсы премьерасы узды. Театр заказы белән иҗат ителгән спектакль өстендә берничә ел дәвамында эшләгәннәр. Опера либреттосын Татарстанның халык артисты  Ренат Харис язган, спектакльнең режиссеры - Юрий Александров, куючы рәссамы - Виктор Герасименко, костюмнар буенча рәссам - Виктория Хархалуп, балетмейстеры - Давид Авдыш, куючы дирижеры – Ренат Салаватов.

Премьера спектаклен Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов карады. «Сөембикә» операсы премьерасы – безнең өчен бик әһәмиятле вакыйга. Без, профессионалларыбыз, белгечләребез оештырган милли операбызның шундый уңышларга ирешүе белән горурланабыз. Опера тамашага бай һәм тарихыбыз белән сугарылган. Без тарихыбызны белергә тиеш. Премьера лаеклы дәрәҗәдә узды. Татарстан шундый әсәр барлыкка килүе белән горурлана ала. Бу вакыйга, һичшиксез, тарихка кереп калачак!» – диде Рөстәм Миңнеханов. Бу көнне премьерага Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә килгән иде.

 Яңа опера сюжеты нигезендә XVI гасыр уртасы сүрәтләнә, Казан ханлыгын җитәкләгән бердәнбер хатын-кыз - Сөембикә өлешенә тигән  авыр сынаулар. Операда өч шәһәрдә – Казан, Мәскәү һәм Касыймовта булган вакыйгалар чагылыш тапкан. Спектакль ике телдә – рус һәм татар телләрендә алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International