Яшь тамашачы театры массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен “түгәрәк өстәл” утырышына чакыра

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

2018 елның 27 сентябрендә Татарстан Республикасының Театр эшлеклеләре берлегендә “Сәләтлеләрне ачыклау һәм җәлеп итү үзәге буларак балалар театры” темасына түгәрәк өстәл утырышы үткәрелә. Чара бүгенге көн балалар театрын үстерү проблемаларына багышланган. “Түгәрәк өстәл”дә Россия һәм Татарстанның әйдәп баручы балалар театрлары җитәкчеләре һәм режиссерлары, театр белгечләре, укытучылар һәм ата-аналар җәмәгатьчелеге, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашачак.

Утырыш 27 сентябрь көнне 13.00 сәгатьтә Татарстан театр эшлеклеләре берлегендә (Казан шәһәре, Щапов урамы, 37 йорт, Актерлар йорты бинасы) була.

ММЧ вәкилләрен теркәү lsarvarutdinova@gmail.com электрон почтасы аша үткәрелә.

Элемтә өчен телефон: +7(953)497-40-79 (Лиана).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International