Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, Сезне матбугат конференциясенә – Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының 113нче сезонын тәкъдир итүгә чакырабыз. Чара 26 сентябрь көнне 11.00 сәгатьтә театрның матбугат үзәгендә (301 каб.) була.
Сезонның премьералары турында театрның баш режиссеры Ф.Бикчәнтәев, директор Илфир Якупов, режиссер Илгиз Зәйниев, театрның әдәби- драма өлешен җитәкләүче, тәнкыйтьче Нияз Игъламов сөйләячәк.
Матбугат конференциясендә катнашу өчен 26 сентябрьгә кадәр түбәндәге телефоннар буенча теркәлергә кирәк: (843) 293-83-18, 8 927 446 45 42 (Илшат Латыпов).
pr@kamalteatr.ru