“Әкият” курчак театры берьюлы ике театр фестивалендә спектакльләрен күрсәтәчәк

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

20 - 27 сентябрь көннәрендә “Әкият” татар дәүләт курчак театры берьюлы ике театр фестивалендә чыгыш ясаячак. Татар төркеме V халыкара “Әссәламегаләйкем” курчак театрлары фестивалендә Зөлфәт пьесасы буенча Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров куйган «Таңга – Чулпан, айга – Зөһрә» спектаклен күрсәтә. Ә рус төркеме Белгород шәһәрендә узачак VII халыкара «Белгородская забава» фестивалендә С.Маршакның режиссер Рафаэль Таһиров куелышындагы «Теремок» спектаклен тәкъдим итәчәк.

Фестивальләрнең төп бурычы - тәҗрибә уртаклашу, профессиональ театрларның иң әһәмиятле эшләре белән таныштыру, яңа драматургия материалын эзләү, курчак театры сәнгатен төрле мәдәният һәм социаль катлам кешеләре арасында аралашу һәм үзара аңлашу чарасы буларак пропагандалау, «компьютер буыны»н курчак театрының иң яхшы эшләре белән таныштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International