Татарстанның халык уен кораллары оркестры 81нче концерт сезонын ачты

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 20 сентябрьдә, Татар дәүләт филармониясендә Россиянең халык артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестрының 81нче концерт сезоны ачылды. Россиянең иң зур коллективларының берсенә быел 25 ел тула. Сезон ачылышында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин катнашты.

Коллективка котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итеп  Ирада Әюпова: «Оркестр катлаулы 90нчы елларда оешкан иде. Ул еллар өчен бу - кыю адым булган. Анатолий Иванович, шундый искиткеч коллектив туплый алуыгыз, аны югары дәрәҗәгә күтәрүегез өчен зур рәхмәт сезгә. Сезне Россиядә дә, чит илләрдә дә беләләр. Соңгы елларда оркестр чит илләргә гастрольләргә чыкты, дөрес, еш түгел. Бу хакта бергәләп уйларга һәм мондый иҗади сәфәрләрне күбрәк оештырырга кирәк дип уйлыйм».

Бу кичтә оркестр белән Даниил Штода, Елена Цветкова, Сергей Романов, Ирина Матаева чыгыш ясады. Концертта Д. Шостакович, Ж.Офенбах, Дж.Россини, Дж.Бизе, Г. Доницетти, В. ди Паола, П. Чайковский, Г.Шендерев, М. Блантер, А. Пахмутова, Ф. Лоу, А. Цыганков, Ф. Легар, Ч.Биксио Л. Денц, Дж.Гершвин, Ю. Гуляев, Л. Андерсон  әсәрләре яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International