Татарстанда башкарма органнарның максатларын һәм бурычларын формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту буенча пилот проекты старт алды

2018 елның 21 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы башкарма органнарның максатларын һәм бурычларын формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту буенча гамәлгә куелучы пилот проектында катнаша.

Аның төп бурычларының берсе - киләсе елга ведомстволарның эш юнәлешләрен билгеләгәндә  киң җәмәгатьчелекне, эксперт бергәлекләрен һәм халыкны җәлеп итеп хакимият органнарының һәм дәүләт программаларының тармак стратегияләрен булдыру.

Әлеге проектта шулай ук Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы катнаша.

Бүгенге көннән экспертлар һәм ведомстволар каршындагы иҗтимагый совет вәкилләреннән  тәкъдимнәр җыю башланды. Министрлыкларның өстенлекле юнәлешләр  буенча эшенә кагылышлы фикерләрне кабул итү  2 атна дәвам итәчәк.

Киләчәктә тәкъдимнәр ачык он-лайн сайлауга чыгарыла, үз мөнәсәбәтеңне ай дәвамында ТР дәүләт хезмәтләре порталында белдерергә мөмкин булачак. Бу этапта халык мөһимрәк булган максатлар һәм бурычлар өчен тавыш бирә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International