Россиянең милләтләр эшләре буенча федераль агентлыгы төрле милләт яшьләрен “Во весь голос” конкурсында катнашырга чакыра

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык “Во весь голос” телевизион музыкаль конкурс башлануы турында хәбәр итә. Әлеге проект “Балалар балаларга ярдәм итә” Хәйрия фонды белән берлектә, РУ.ТВ телеканалы ярдәмендә үткәрелә.

«193 төрле халык вәкиле яшәгән безнең илдә сәләтле яшьләр саны күп, алар рус телендә генә түгел, үз милли телләрендә дә җырлар башкара. Без, мондый матур музыкаль төрлелекне саклап калу гына түгел, илебез халкын уникаль милли иҗат белән якыннанрак таныштыру максатын да күздә тотабыз. Музыка телен бөтенебез дә аңлый, шуңа күрә әлеге проект милләтләрне якынайту мөмкинлегенә ия. Моннан тыш, без Лина Арифуллина җитәкчелегендәге профессиональ команда белән эшлибез, алар бик күп уңышлы проектларны гамәлгә куйган кешеләр. Сайлап алу туры башланды. Катнашучыларны көтәбез!”, - дип сөйләде Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык  җитәкчесе  Игорь Баринов.

Конкурсның сайлап алу туры Россиянең һәрбер төбәгендә 25 август көнне башланып китте. Анда 13 яшьтән 17 яшькәчә башкаручылар катнаша ала.

Катнашу өчен проектның www.вовесьголос.рф сайтында заявка-анкета калдырырга һәм аңа үзеңнең чыгышың язылган видеоязманы беркетергә кирәк. Заявкалар 25 октябрьгә кадәр кабул ителә.

5 ноябрьдә РУ.ТВ телеканалында туры эфирда финал булачак. Проектта җиңүче Россия данын 2019 елда үткәреләчәк Халыкара телевидение конкурсында яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International